55

Сочинение на тему «Зима» на татарском языке, прошу помогите

29 мая 2023

Сочинение на тему «Зима» на татарском языке, прошу помогите

категория: другой

53

Һәр айның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Февраль − көннәр саны ягыннан кыска ай. Әмма көннәре кышның бүтән айларыннан озынрак. Кояш инде, гыйнвар аендагыча бик азга гына түгел, ә озаккарак чыга. Шулай да кояш көнозын елмаеп торган көннәр сирәк була бу айда. Февраль − күзачкысыз бураннары белән билгеле ай. Бөтен кыш буена яумаган кар шушы кыска айда ява. Кышның соңгы ае бит. Биек-биек кар таулары өя, юллар ябыла. Кыш, киткәнче, бөтен хикмәтләрен күрсәтеп калдырырга тырыша. Шулай да февраль − язның күршесе. Яз билгеләре дә сизелә башлый. Кояш югарыданрак карый, юмартрак кылана. Кояш кыздырган көннәрдә түбәләрдән саран гына тамчылар тамгалый, боз сөңгеләре сузьша. Ләкин әле бу яз килде дигән сүз түгел. Февраль − алдакчы ай. Бер көнне кояш кыздыра, төнен ай балкый, икенче көнне коточкыч буран башлана. Салкыннар үзәккә үтә. Шарт та шорт итеп, өй бүрәнәләре шартлый. Агачлар чатнап куя, аларны калын бәс каплый. Кышның соңгы ае барыбер дә аклыкта, сафлыкта шул әле. Ак каеннар, ябалдашлы наратлар, киң итәкле чыршылардагы кар юрганы, аз гына кагылуга, өстеңә ишелер төсле. Кояш нурлары астында кар өсте бәллүрдәй ялтырый, тагын әллә нинди асылташларга охшый. Бар җирдә гүзәллек тантана итә. Кыш яз белән көрәшен дәвам итә, дилбегәсен тапшырырга ашыкмый.

Знаете ответ?

Есть интересный вопрос? Задайте его нашему сообществу, у нас наверняка найдется ответ!
Делитесь опытом и знаниями, зарабатывайте награды и репутацию, заводите новых интересных друзей!
Задавайте интересные вопросы, давайте качественные ответы и зарабатывайте деньги. Подробнее...